Татарстанда салкын су белән тәэмин итү челтәрләрендә аварияләр саны ике тапкыр арткан

“Ягу сезонында җитди аварияләр булмаса да, вакытлыча өзеп торулар булды", - диде министр Ирек Фәйзуллин.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2017-2018 елгы ягу сезонында салкын су белән тәэмин итү системасында 146 авария теркәлгән. Бу хакта бүген ягу чорында предприятиеләр эшенә нәтиҗә ясау һәм киләсе кышка ягу сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Утырыш Татарстанның Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

“Ягу сезонында җитди аварияләр булмаса да, вакытлыча өзеп торулар булды. 2017-2018 елгы ягу чорында, аварияләр нәтиҗәсендә, 193 өзеп тору теркәлгән. Бу 2016-2017 еллар белән чагыштырганда, 72гә күбрәк”, - диде Ирек Фәйзуллин.

Аварияләр нәтиҗәсендә, җылылык белән тәэмин итү ситемасында 9, салкын су белән тәэмин итү системасында 146, кайнар су белән тәэмин итү системасында 4, электр энергиясе белән тәэмин итү системасында 29, газ белән тәэмин итүдә 6 тапкыр өзеклек булган.

Министр салкын су белән тәэмин итү системасында аварияләрнең ике тапкыр артканын билгеләп узды. “Бу инвестицион программа чараларын “Заречная” насос станциясе төзелешенә һәм шәһәрнең биологик чистарту корылмаларын төзекләндерүгә юнәлдерелүе белән бәйле. Тулаем алганда, ягу сезоны җитди аварияләрсез узды. Ниндидер вакытлыча өзеклекләр булса да, халык барыбер җылылыктан мәхрүм ителмәде”, - диде ул.