Футбол буенча Дөнья чемпионаты узачак шәһәрләргә Казаннан өстәмә авиарейслар ачыла

Татарстан башкаласыннан Екатеринбург, Калининград, Волгоград, Сочига очарга мөмкин булачак.
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында “Аэрофлот” Россия буенча өстәмә рейслар ачачак. Татарстан башкаласыннан Екатеринбург, Калининград, Волгоград, Сочига очарга мөмкин булачак. Бу хакта авиакомпания сайтында хәбәр ителә.Шулай ук Волгоград белән Түбән Новгород арасында ике якка да очып булачак. Барлыгы ун өстәмә рейс ачылган.“Бу чаралар футбол матчлары узачак Россия шәһәрләре арасында авиаэлемтә куллану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән”, - диелгән компания хәбәрендә.