Урман хуҗалыгы учреждениеләрен реформалауның алга таба барышы каралды

Хәзерге вакытта республика урман хуҗалыгының 7 учреждениесен бетерү турында сүз бара

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры урынбасары Сергей Демидов бу атна ахырында үткәргән киңәшмәдә урман хуҗалыгының дәүләт бюджет учреждениеләрен реформалауның алга таба барышы турында сүз барды, дип хәбәр итә министрлык сайты.

 

Әлеге министрлыкның күчемсез милек идарәсе белгечләре биргән мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта республикадагы шундый 7 учреждение таратып юкка чыгару хәлендә. Төгәлрәге, алар Азнакай, Әгерҗе, Лениногорск, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Спас муниципаль районнарында урнашкан. Бу эштә ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыклары алдына куелган бурыч – ул предприятиеләрне бетерү һәм алга таба бурычларсыз булганнарын реформалау эшен башкару. Моның өчен якын арада учреждениеләрең финанс-икътисад хәленә анализ ясалачак. Шулай ук ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында акчаларын урман хуҗалыгы үсешенә кертергә әзер инвесторлар белән киңәшмәләр уздыру күздә тотыла.