Питрәч интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр алып килделәр

“Татар-информ” агентлыгы журналистлары хәйрия акциясе үткәрде
(Казан, 31 май, «Татар-информ», Наталья Топал). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән “АНТ” ҖЧҖ Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Питрәчнең коррекцияле гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия акциясе үткәрде.
Акция кысаларында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары, “АНТ” ҖЧҖ һәм “Балалар дөньясы” кибетләре челтәре хезмәткәрләре, изге күңелле гади гражданнар интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен бүләкләр, уенчыклар һәм спорт инвентарьлары җыйган. Балаларга шулай ук «Винибис» витамин препаратлары тапшырылды. Белгечләр фикеренчә, бу препарат мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәламәтлеген ныгытуда зур роль уйнаячак. “Бу умартачылык продукты. Бал кортлары балаларын шуның белән тукландыра. Без бал кортларының үз генотипларын миллион еллар дәвамында алыштырмаганын беләбез”, - дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “АНТ” ҖЧҖ нең мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гүзәл Бойович.
Хәзерге вакытта интернат-мәктәптә төрле яшьтәге 80нән артык бала яши. Бу балалар өчен кунаклар килүе зур вакыйга. Учреждениенең оештыручы педагогы Гөлнара Шәйдуллина билгеләп үткәнчә, балалар бигрәк тә уңай эмоцияләргә мохтаҗ. Аларның күбесе имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә һәм аларның мондый уенчыклары беркайчан да булмаган.
“Без олылар өчен һәр мондый сәфәр – балалар белән йөрәк җылысын бүлешү мөмкинлеге”, - дип билгеләп үтте акциядә катнашучы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары Ләйсән Абдуллина.
Акцияне оештыручылар хәйрия һәм социаль программалар ил һәм җәмгыятьне үстерүдә катнашуның төп юнәлешләре дип саныйлар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы өчен мондый акцияләр традициягә әйләнде. Очрашуда катнашучылар балаларның шатлыктан балкыган йөзләрен күреп, максатларына ирешүләрен аңладылар.