^Татарстан сулыкларының тагын бер корбаны

^Татарстан сулыкларының тагын бер корбаны

(Казан, 31 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Казанның Совет районындагы Комсомольски күленнән үле ир-ат гәүдәсен чыгарганнар һәм хокук саклау органы хезмәткәрләренә тапшырганнар, әлегә шәхесе ачыкланмаган. Әлеге ир-атка 45-50 яшьләр тирәсе. Узган атнада Татарстанда коену сезоны рәсми рәвештә ачылганчы, 11 бәхетсез очрак нәтиҗәсендә 12 кеше үлгән, икәү коткарылган.