Татар әдипләре Татарстан язучылары корылтаенда катнашып кайтты

Татар әдипләре Татарстан язучылары корылтаенда катнашып кайтты

(Уфа, 31 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы татар әдипләре Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәррисова һәм Рамил Чурагулов, Казанга барып, Татарстан язучылары корылтаенда катнашып кайтты. Әлеге зур җыенда шагыйрь Рим Идиятуллин үзе дә чыгыш ясады һәм кайбер көнүзәк мәсьәләләрне күтәрде. Казаннан Уфага әйләнеп кайткач, Рим әфәнде үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

– Тәэссоратлар бик әйбәт. Күңел булып кайттым бу җыеннан. Эшлекле сөйләшү булды дип исәплим мин анда. Язучылар берлеге эшчәнлеген камилләштерү, аның финанс базасын ныгыту, яшьләргә ярдәм итү юнәлешендә байтак яңа тәкъдимнәр әйтелде. Төрле яклардан килгән әдипләрне уртак проблемалар борчый. Китапларны нәшер итү һәм бастырган китапларыбызны тарату, әдәби тәнкыйтьнең элекке данын кайтару, тәрҗемәчеләр әзерләү кебек өлкәләргә караган киңәшләр дә киләчәктә игътибарга алыныр дигән ышанычлар бар. ТР Язучылар берлегенең яңа рәисе һәм яңа идарә әгъзалары көнүзәк проблемаларны бүгеннән үк хәл итә башларга вәгъдә бирде. Шул вәгъдәләр сүздә генә калмасын иде.

Үзенең корылтайда ясаган чыгышы турында Рим әфәнде түбәндәгеләрне белдерде: “ТР Язучылар берлегенең яңа рәисенә һәм яңа идарә әгъзаларына, Башкортстанга килеп, күчмә утырышлар үткәрү гадәтен кертү кирәклеген дә әйттем. Кыскасы, игътибарны ике тугандаш республикада яшәп иҗат итүче татар әдипләренең бергәләп күп мәсьәләләрне хәл итә алуына юнәлтергә тырыштым. Аллага шөкер, Башкортстанда татар әдәбияты бар һәм ул елдан-ел үзенең тәэсир көчен арттыра бара. Әмма әлегә Башкортстан татар әдипләре ниндидер бер утрауда калган кебек. Безгә һәрберебезгә үз казаныбызда гына кайнаудан котыласы бар. Шулай булганда уңышларыбыз да зуррак булыр иде. Аннан шунысы да бар бит әле: Татарстандагы күп кенә танылган язучылар да Башкортстан җирлегеннән чыккан кешеләр. Шуңа күрә алар безнең Башкортстандагы шартларны яхшы аңлый.

Дөрес, Башкортстанда татар язучыларының аерым берлеген төзү өчен көрәш озак барды һәм ул инде рәсми теркәлү дә үтте. Әмма аның әле тәэсирле генә эшләп китә алганы юк. Моның төп сәбәбе – финанс базасы булмау. Теркәлүен теркәлдек тә, әмма Башкортстан хөкүмәте аңа бюджеттан акча бүлеп бирмәде һәм бирергә җыенмый да кебек. Ә акчасыз бер кечкенә чараны да оештырып булмый. Хәйриячеләр һәм иганәчеләр булышлыгы белән генә әллә кая китеп булмый. Шулай да, киләчәктә бу хәл үзгәрер һәм Башкортстан Татар Язучылар берлеген танырлар, аның белән исәпләшерләр һәм аның эше өчен бюджеттан акча бүләрләр, дип өметләнәбез. Шул чагында Язучылар берлегендә хезмәт хакы алып эшләүче иҗатчылар да булыр һәм алар тулы канлы эшчәнлек оештырып җибәрер, иншалла.