Ольга Павлова Татарстан халкына гараж һәм дача амнистияләре турында сөйләде

«Дача амнистиясе» 2026 елның 1 мартына кадәр озайтылды.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Инстаграмда онлайн-эфирда «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән әзерләнгән законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Төп яңалыклар арасында «дача амнистиясен» озайту, комплекслы кадастр эшләрен үткәрү тәртибен үзгәртү, шулай ук «гараж амнистиясе» кертү бар.

Гражданнарның шәхси торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең җиңеләйтелгән тәртибе — «дача амнистиясе» 2026 елның 1 мартына кадәр озайтылды. Шәхси торак йорт яки шәхси хуҗалык өчен билгеләнгән участокларда торак йорт торгызу өчен хәзер рөхсәт алу кирәкми. Моның өчен торак хуҗалары йорт төзелеше башлану һәм төгәлләнү турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә тиеш. Моннан тыш, торак йортларны эксплуатациягә кертү дә таләп ителми.

Иң көтелгән үзгәрешләрнең берсе гараж амнистиясен кертү булды.

Хәзер рәсмиләштерелмәгән «совет» гаражлары хуҗаларының аларга хокукларны рәсми теркәү мөмкинлеге булачак. Гараж амнистиясе варислар һәм килешү буенча гараж алган кешеләргә дә кагыла. Закон нигезендә шулай ук капиталь корылмалар булып саналмаган гаражларны урнаштыру мәсьәләсе дә хәл ителә. Хәзер гараж амнистиясе 2026 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булырга тиеш.

«23 мартта өченче укылышта кабул ителгән законны мөһим дип саныйм. „Гараж амнистиясен“ безнең гражданнар бик көтте. Хәзер, гаражны милек итеп рәсмиләштерү өчен гамәлдәге гараж урнашкан җир кишәрлеген бирү турында гариза һәм әлеге гаражга ия булу фактын раслаучы нинди дә булса документ биреп җирле үзидарә органына, шул исәптән күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак», — диде Ольга Павлова.

Шулай ук үз көченә кергән үзгәрешләр нигезендә, бакча һәм гараж ширкәтләрендә катнашучылар, коттедж бистәләрендә күчемсез милеккә ия булучылар комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне мөстәкыйль рәвештә башлап җибәрә алачаклар. Бу үзгәрешләр кабул ителгәнче мондый мөмкинлек юк иде, бу вакытны ала һәм акчалата чыгымнарга китерә иде. Хәзер берләшмәләргә бөтен территориягә бердәм документ рәсмиләштерү, күчемсез милек (җир кишәрлеге һәм анда урнашкан биналарны) объектларының төгәл характеристикаларын билгеләү, реестрдагы хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирелде. Җир кишәрлекләре төркеменең чикләрен бер үк вакытта ачыклау нәтиҗәсендә яңа хаталар барлыкка килү ихтималы кими.