Миңнеханов: Хәзерге вакытта бизнес алдында торган проблемалар хәл итәрлек

Бизнестагы төрле проблемаларны хәл итү өчен эшмәкәрләр фикеренә колак салырга кирәк, дип белдерде Татарстан Президенты.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Эшмәкәрләр һәм аларның районнардагы вәкилләре фикеренә колак салып, республикадагы бизнес-берләшмәләрнең проблемаларын хәл итеп була. Бу хакта Татарстан Президенты ТР бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Утырышка йомгак ясап, республика башлыгы бизнес-берләшмәләрнең районнардагы вәкилләренә кире элемтә һәм конструктив аралашу өчен рәхмәтен белдерде.

«Бүген без фикер алышкан барлык сорауларны дә хәл итеп була. Һәм бу сораулар бик файдалы. Шуңа күрә без сезгә таяначакбыз. Безнең республиканы Дәүләт Думасында тәкъдим итүче хезмәттәшләребезгә дә бик зур рәхмәт, бу федераль закон һәм норматив актларга теге яки бу үзгәрешләрне кертү мөмкинлеге дигән сүз. Без муниципалитет башлыкларына бизнесны үстерү өчен уңай режим тудырырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, эшмәкәр үз акчаларын куркыныч астына куючы кеше, ул аларны кире эшләп табарга да, югалтырга да мөмкин.

«Эшмәкәр дәүләт артыннан „Миңа моны бирегез, тегене бирегез“ дип йөрми, әмма аңа бизнесны алып бару өчен ярдәм кирәк. Бизнеска ярдәм итү мөмкинлеге, инфраструктура булдыру безнең төп бурыч, дип уйлыйм», — дип йомгаклады ул.