news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында балык тотарга чыгарга ярамаячак

«Кече күләмле суднолар өчен навигация әле коронавирус белән бәйле вазгыять җайлашканчы ачылмаячак», — диде Юрий Венедиктов.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле рәвештә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында кармак белән дә балык тотарга чыгарга ярамаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов кисәтте.

Аның сүзләренчә, елга акваторийлары контрольдә тотылачак. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында балык тотудан чикләнеп торырга киңәш ителә. Хәтта ялгызың гына да ярга кармак белән чыгарга кирәкми. МЧС, полиция хезмәткәрләре моны контрольдә тотачак.

«Кече күләмле суднолар өчен навигация әле коронавирус белән бәйле вазгыять җайлашканчы ачылмаячак. Ярдан да балык тотарга ярамый. Без мөстәкыйль генә түгел, полиция хезмәткәрләре, Росгвардия  белән рейдлар үткәрәбез. Коронавирус таралуны булдырмау буенча Татарстан һәм федераль оператив штаблары карарларына нигезләнеп, тиешле чараларын күрәчәкбез», — диде Юрий Венедиктов.

Ул, шулай ук, патруль барышында беренче игътибарны сулыкларда балалар булуга бирәчәкләрен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100