news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек сатып алуга иганә җыюны игълан итте

Әгәр дә бу изге эштә катнашасыгыз килсә, сез Саклык банкының 4817 7601 6652 0787 номерлы картасына акча күчерә аласыз.

«Зәкят» фонды өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек сатып алуга иганә җыюны игълан итте
dumrt.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек җыелмалары сатып алуга иганә җыюны игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әгәр дә бу изге эштә катнашасыгыз килсә, сез Саклык банкының 4817 7601 6652 0787 номерлы картасына акча күчерә аласыз (картаның хуҗасы — «Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна).

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!», — диелгән нәзарәт хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100