news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Венедиктов: «Бүген бозга чыгу үлем белән яный»

«Кисәтеп куям: бозга балыкчыларга гына түгел, боз өстендә һава сулап йөрүчеләргә дә чыгу куркыныч», — ди ул.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген бозга чыгу бик куркыныч һәм үлемгә китерергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов кисәтте.

Бүген Идел елгасының ага торган өлешендә боз эрегән. Кама елгасы юлы да тулысынча диярлек ачылган. Көпшәк боз өслеге елга култыкларында, буаларда, күлләрдә генә күренә. Коткару постлары һәм патруль группалары эше дәвам иттерелә. Кисәтеп куям: бозга балыкчыларга гына түгел, боз өстендә һава сулап йөрүчеләргә дә чыгу куркыныч», — диде ул.

Юрий Венедиктов әйтүенчә, быел Казансуда йөрергә чыккан һәм бозлы суга егылган җәяүлеләрне коткарырга туры килгән.

«Россия һәм Татарстан Президентлары мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, коронавирусны кисәтү чорында өйдә тору хәерлерәк. Ата-аналар балаларны да сулыкларның яр буйларына төшүдән сакларга тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100