news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә кабул итү вакытлыча туктатылган

«Алга таба кешеләрне кабул итү тәрәзәләре санына һәм һәр ике сәгать санитар эшкәртүгә карап чикләячәкбез», — диде Юрий Венедиктов.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирусны кисәтү буенча кертелгән режим аркасында, Татарстанның кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясендә халыкны шәхси сораулар буенча кабул итү вакытлыча туктатылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

Аның сүзләренчә, бу эшләми торган атнада дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итүгә язылырга мөмкин, ә киләсе атнадан инспекция бүлекчәләренә бары тик битлекләр һәм башка саклану чараларын кулланып килергә кирәк.

«Гражданнарны кабул итү графикларын без Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Дәүләт инспекциясе сайтларында урнаштырдык. Кешеләрне кабул итү тәрәзәләре санына һәм һәр ике сәгать санитар эшкәртүгә карап чикләячәкбез», — диде Юрий Венедиктов.

Казанда кабул итүгә язылу буенча телефон номерлары: 288-46-10, 288-46-43.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100