news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы коронавирус аркасында Россия Хөкүмәтенең вәкаләтләрен киңәйтте

Бер үк вакытта Министрлар Кабинетының билгеле бер медицина эшләнмәләре белән сату итүне 90 көнгә кадәр чикләү, бөлгенлек турында эшләр кузгатуга мораторий кертү хокукы билгеләнә.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы коронавирус аркасында Россия Хөкүмәтенең вәкаләтләрен киңәйтү һәм гадәттән тыш хәл режимы кертү хокукы турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Биредә пандемиягә бәйле рәвештә Хөкүмәткә өстәмә вәкаләтләр бирү хакындагы комплекслы закон проекты турында сүз бара. «РФ Хөкүмәтенә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә яки бер өлешендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимнары кертү, шулай ук югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимнары керткән вакытта үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр билгеләү хокукын бирергә тәкъдим ителә», - диелә документка аңлатма язуында.

Бер үк вакытта Министрлар Кабинетының билгеле бер медицина эшләнмәләре белән сату итүне 90 көнгә кадәр чикләү, бөлгенлек турында эшләр кузгатуга мораторий кертү хокукы билгеләнә.

Туристик операторларның ярдәме күздә тотыла. Биредә шәхси җаваплылык фондларына взнослар күчерү вакытының үзгәрүе һәм илдә коронавирус таралу аркасында РФ Хөкүмәте карары буенча туристларга акчаларын кайтарып бирү өчен шундый фондлардан файдалану механизмы хакында сүз бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын керткән иде. Ул Россия территориясендә санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс алганчыга кадәр гамәлдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100