news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел кышын биш кеше боз астына китеп һәлак булган

Аномаль җылы кыш булганлыктан, батып үлүчеләр һәм коткарылган кешеләр былтыргыга караганда күбрәк.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019-2020 елларның кышкы чорында сулыкларда 25 һәлакәт теркәлгән. Биш кеше боз астына китеп һәлак булган, 87 кеше коткарылган. Узган елда өч кеше үлгән, 39 кеше исән калган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасының кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

Кеше үлеме белән бәйле дүрт очрак Чистай, Алексеевск, Лаеш районы һәм Казан сулыкларында булган. Минзәлә районында бер кеше язын боз эрегән чакта батып үлгән.

Коткарылган 87 кешенең 23е Чистай, Алексеевск, Әлмәт, Тукай, Лаеш, Тәтеш, Спас, Кама Тамагы районнарында боз астына киткәч чыгарылган. Лаеш һәм Спас районнарында 64 кешене сулыкта боз ярылып һәм кузгалып киткәч коткарганнар.

«Быел үлгән һәм коткарылган кешеләр күбрәк булуы кышның бик җылы килүенә бәйле. Гыйнвар-февральдә дә плюс температуралар булды, боз кичүләрен без быел февральдә үк яптык», — диде Юрий Венедиктов.

Ул, шулай ук, быел балыкчыларның бозга күпләп чыгу урыннарында тугыз коткару посты 6 мартта ук урнаштырылганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100