“Татар-информ” МАда ТРда халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау системасы турында сүз барды

Студия кунаклары Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләде

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында катнашуына багышланган матбугат конференциясе булды.

Искәртеп узабыз: форум Ярославль шәһәрендә 27 нче мартта үтте. Республика делегациясенең әлеге илкүләм чарада катнашу нәтиҗәләре турында агентлык студиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, форумда халыкны социаль яклау системасы үсеше, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсен модернизацияләү, халык мәшгульлеге программаларын саклап калу кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелгән. Мәгълүм булганча, 2005 нче елның 1 нче гыйнварыннан республика, Россиянең башка субъектлары белән беррәттән, “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы федераль закон тарафыннан билгеләнгән яңа норматив-хокукый киңлеккә аяк баскан. Нәкъ менә шул юнәлештә фикер алышу форумның көнүзәк мәсьәләсе булган. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республиканың норматив-хокукый базасы федераль закон нормаларына тәңгәлләштерелгән.

Эльмира Зарипова Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасын модернизацияләү 2006 нчы елда ук башланганын шәрехләп үтте. Хәзерге вакытта ТРда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 130 дәүләт учреждениесе гамәлдә. Психоневрология юнәлешендәге учреждениеләрдән кала, халыкны социаль хезмәтләр белән тәэмин итү 100 процент дәрәҗәдә. “Бүгенге көндә психоневрология интернатларына чират проблемасы бар. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, вәзгыять берникадәр яхшырак булса да, хәзерге вакытта мондый төр учреждениеләргә чиратта 173 кеше исәпләнә”, - дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, чиратта 800 ләп кеше торган еллар да булган. Бүген 6 психоневрология интернатында 2200 ләп кеше яши. Эльмира Зарипова, бәхеткә, хәзер картлар йортларына чират булмауны уңай күренеш итеп билгеләп узды. Гәрчә 5-6 ел элек кенә бу күренешнең тискәресе күзәтелгән булган. Министр хәзер картлар йортларына, нигездә, балалары исән-сау булган картлар түгел, ә караучы кешесе булмаган ялгызлар урнашуын әйтеп үтте.

Матбугат конференциясендә шулай ук өлкәннәргә өйдә хезмәт күрсәтү, социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең эш хакын арттыру кебек мәсьәләләр күтәрелде. Бу хакта тулырак “Татар-информ” МА сайтының “Әңгәмә” рубрикасында чыгачак язмада танышып булачак.