Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Чаллыда гражданнарны кабул итә

Очрашу 2 апрельгә билгеләнгән

 (Казан, 31 март, «Татар-информ»). 2 апрельдә 10.00 сәгатьтә Чаллыда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итә.

Чара Сөембикә проспекты, 69 йорт адресы буенча урнашкан Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Чаллы тикшерү бүлегендә узачак. Гражданнарны кабул итү турында тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (8-8552) 43-06-96 һәм 221-74-14 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.