Эльмира ЗАРИПОВА:

“Яшь белгечләрне социаль хезмәт күрсәтү өлкәсенә җәлеп итү йөзеннән, чарасы күрелергә тиеш”

Татарстан делегациясе 27 нче мартта Ярославльда уздырылган Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында катнашкан иде. Анда күтәрелгән әһәмиятле темалар, көнүзәк проблемаларның асылы турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә узган матбугат конференциясендә сүз барды. Студия кунаклары – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук, Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында да бәян итте.

Форумның асылы нидән гыйбарәт булды?

Р. Р. Әйе, Ярославльда “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан шундый әһәмиятле форум үткәрелде. Татарстаннан партия вәкиле буларак мин бардым. Бүген катлаулы икътисади вазгыять шартларында илдә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсенең үсеш мөмкинлекләре турында сөйләшү бик кирәк иде. Социаль программаларны ничек итеп кыскартмыйча саклап калу, катлаулы икътисади чорның ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне яклауда чагылыш тапмавына ирешү, халыкның мәшгульлеген кайгырту – сөйләшү әнә шул ракурста барды. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Россиядә социаль хезмәтләрдән даими рәвештә 35 млн кеше файдалана, Татарстанда андыйларның саны – 800 меңгә якын.

Пленар утырыштан тыш, форум кысаларында теманы тулысынча колачлаган “Социаль хезмәтләр системасы үсеше”, “Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны социаль яклау системасы үсеше”, “Авыл җирлегендә социаль хезмәт күрсәтне оештыру”, “Гаилә, аналар, аталар һәм балаларны социаль яклау системасы” кебек секция утырышлары үтте.

Ил Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кереш сүзендә, безгә халыкка социаль яклау системасын заманчага әверелдерергә кирәк, диде. Без хәзер тармакны модернизацияләү этабында торабыз.

Республикада, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, узган елда кабул ителгән “РФда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында”гы 442 нче федераль закон тарафыннан билгеләнгән яңа норматив-хокукый киңлек гамәлдә. Татарстанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә барлык норматив-хокукый база яңа федераль закон нормаларына тәңгәлләштерелгән.

Э. З. Модернизациягә килгәндә, Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасы 2006 нчы елда ук яңартыла башлады. Ул вакытта без җан башына норматив финанслауга күчтек һәм “акча клиент артыннан бара” принцибы эшли башлады. Төп принцип – социаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру. Форумда шушы хезмәтләрнең үтемлелеге бурычы куелды. Безнең республикада исә бүгенге көндә социаль хезмәт күрсәтүче 130 лап дәүләт учреждениесе гамәлдә. Социаль хезмәтләр белән тәэминат 100 процент дәрәҗәдә.

Ә нинди проблемалар бар?

Э. З. Кызганычка каршы, бүген психоневрология интернатларына чират проблемасы бар. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, вазгыять берникадәр яхшырак булса да, хәзерге вакытта мондый төр учреждениеләргә чиратта 173 кеше исәпләнә. Психоневрология интернатларына чират проблемасына чыгышында Дмитрий Медведев та тукталды.

Бәхеткә, хәзер картлар йортларына чират юк. Гәрчә 5-6 ел элек кенә бу күренешнең тискәресе күзәтелгән иде. Шөкер, бу проблеманың җиңдек: хәзер картлар йортларына, нигездә, балалары исән-сау булган картлар түгел, ә караучы кешесе булмаган ялгызлар урнаша.

Р. Р. Чыннан да, Татарстанда бу мәсьәләдә хәл уңай. Өлкән яшьтәгеләр өчен интернатларга чират булган, мондый учреждениеләре авария хәленә җиткән төбәкләр әле бар. Дмитрий Медведев бу проблеманы күмәкләшеп игътибар үзәгенә алып хәл итәргә өндәде.

Э. З. Форумда стационарны алмаштыручы технологияләрне үстерү әһәмияте турында да сүз барды. Бу өлкән яшьтәге кеше өчен бик уңайлы – ул хезмәтне үзе җайлашкан шартларда, үз йортында ала. Бүген мондый технологияләр санына “Йортта санаторий” хезмәте керә, анда социаль һәм пенсия хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре тупланган күчмә бригада өйләргә барып хезмәт күрсәтә. “Күчмә бригада” технологиясен үстерәбез – 2014 нче елда республикада бу технология буенча 54 мең 226 хезмәт күрсәтелгән. Без бригадаларга эшләү өчен махсус җиһазланган “Газель” автомобильләрен сатып алуга ирештек. Субсидия рәсмиләштерү өчен өлкән яшьтәге пенсионер район үзәгенә барып йөрүдән азат ителә, ә инде, әйтик, тирәнтен медицина тикшеренүе яки башка ярдәм кирәк булса, шушы ук автомобиль аны район үзәгенә китерә ала. Быел программа дәвам иттереләчәк, якынча 14 социаль хезмәт күрсәтү үзәге, өстәмә рәвештә, автомобильләр белән җиһазландырылачак. Былтыр үзәкләр шундый 15 автомобиль алган иде.

Тагын шуны әйтеп үтәсе килә: 2010 нчы елдан ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы халыкка социаль хезмәт күрсәтүгә дәүләт заказларын урнаштыру белән шөгыльләнә башлады. Дәүләтнеке булмаган сектор социаль өлкәгә кызыксыну күрсәтә, шул рәвешле, бизнес социаль хезмәт күрсәтү тармагына килде. Хәзерге вакытта Социаль хезмәтләр поставщиклары реестрына кертелгән дәүләтнеке булмаган өч поставщик белән партнерлык мөнәсәбәтләре булдырылды. Граждан ярдәмне дәүләт оешмасындамы, әллә хосусый учреждениедәме – кайда аласын үзе хәл итәргә тиеш. Дмитрий Медведев та сайлау мөмкинлеге булырга тиешлеген ассызыклады. Бизнес өчен өстенлекле шартлар тудырылды: Салым кодексының 2 нче өлешенә үзгәрешләр кертелде – керемгә салым ставкасы һәм НДС буенча ставка 0 процент дәрәҗәсендә. Шулай ук СанПин нормаларында да үзгәрешләр бар: хәзер, элеккедән аермалы буларак, мондый төр учреждениеләрне янкормаларда да ачып җибәрергә мөмкин, санитар таләпләр дә гадиләштерелде. Бизнес өйдә хезмәт күрсәтү, “сиделкалар” хезмәте рәвешендә дә үсеш ала башлады. Республикада ул 10 процент дәрәҗәдә. Кайбер башка төбәкләрдә ул әле бөтенләй юк диярлек.

Безнең өчен тагын шунысы куанычлы булды: без форумда социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру турында мәгълүмат ишеттек. Яшерен-батырын түгел, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең кереме югары түгел. Дөрес, без бу мәсьәләдә “Юл картасы” буенча азмы-күпме нәтиҗәләргә ирештек, тик әле канәгатьләнерлек түгел. Без форумда шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек: бәлки безгә социаль хезмәткәргә йөз белән борылырга вакыт җиткәндер, яшь белгечләрне авыл җирлегендә шушы тармакка җәлеп итү максатыннан, чарасын күрү кирәктер. Ни өчен дигәндә, авылларда табибларны стимуллаштыру буенча программа бар, мәгариф хезмәткәрләренә түләү дә арттырылды. Хөкүмәт башлыгы бу мәсьәләнең игътибарга алыначагына ышандырды. Хезмәт эшчәнлеге башында, бигрәк тә авыл җирлегендә социаль хезмәткәрләр дә ниндидер социаль гарантияләргә дәгъва итүчеләр категориясенә эләгер дип өметләник.

Бүген социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә җәмгысе 9 мең кеше эшли, аларның 3 мең 174е – социаль хезмәткәр. Уртача айлык хезмәт хакы – 17 мең 700 сум, бу республика буенча уртача айлык хезмәт хакы күрсәткеченең 62 проценты дәрәҗәсендә. Социаль хезмәткәрнең айлык акчасы – 18 мең 600 сум, республика күрсәткече белән чагыштырганда, бу 66 процентка якын. “Юл картасы” нигезендә план 56 процент дип куелган иде, димәк, 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча без аны 10 процентка арттырып үтәгәнбез дигән сүз. 2015 нче елда безнең алда хезмәт хакы түләү буенча былтыргы күрсәткечләрне саклап калу бырычы тора. 2017 нче елда без республикадагы уртача айлык хезмәт хакы күрсәткече буенча 100 процент дәрәҗәсенә якынлашырга тиешбез.

Р. Р. Чыннан да, әле 3-4 ел элек кенә социаль хезмәткәрнең хезмәт хакы мәсәләсе кискен проблема булып тора иде. Шөкер, бу юнәлештә уңай адымнар ясалды, әлеге процесс туктап калмас дип ышаныйк.

Хезмәт хакын арттыру нәрсә хисабына мөмкин булды?

Э. З. Моңа, нигездә, челтәрне оптимизацияләү бәрабәренә ирешелде, ягъни файдасыз, кирәксез учреждениеләр ябылды, шулай ук штат расписаниесенең эчке структурасы да яңадан каралды.

Форумда Татарстан кайсы ягы белән аерып күрсәтелде?

Э. З. Татарстанның социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча тәҗрибәсе үрнәк итеп күрсәтелде. Форумда аны башка төбәкләргә дә кулланырга киңәш ителде. Социаль контракт системасы Татарстанда 2011 нче елдан бирле гамәлдә, баштарак ул сынау режимында тормышка ашырылган иде. Социаль контракт нигезендә 2011 нче елдан алып 2014 нче елга кадәр 1270 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Аз керемле, күп балалы, куркыныч социаль хәлдә булган гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Гаиләдәге проблемага карап кирәкле белгечләр ярдәмгә килә. Билгеле бер вакыт дәвамында гаилә белән махсус хезмәтләр эшли. Гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыралар, балаларның мәктәптә белем алуын торгызырга булышалар, аларның мәктәптә дәресләргә йөрүен контрольда тоталар, аларның түгәрәкләргә йөрүен кайгырталар, гаиләгә матди ярдәм күрсәтелә. Бу тәҗрибә аеруча Балтач районында яхшы үсеш алган. Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсе башка субъектларга да таратылачак. Бу хакта форумның резолюциясендә әйтелә.

Р. Р. Быел Татарстанда социаль хезмәтләр сыйфатына бәйсез бәя бирү системасы эшли башларга тиеш. Бу, элек хезмәтләр сыйфаты бөтенләй бәяләнмәгән дигән сүз түгел. Социаль яклау органнары, идарәләр һәм бүлекләр, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәтләр өлкәсендәге эшне күзәтеп торды. Яңа система буенча әлегә бу эшне кем контрольда тотачагы, квалификацияле белгечләрне кайдан табу һәм хезмәтләр сыйфатына ничек бәя бирү турындагы сораулар хәл ителмәгән. Мөгаен, моны инвалидлар җәмгыятен җәлеп итеп иҗтимагый оешма башкарырга тиештер. Бәлки бу эшне үткәрү теләге булган тагын ниндидер бәйсез экспертлар табылыр. Әмма бу дәүләт контроле булмаячак.

Э. З. Министрлык сайтында социаль хезмәтләр алучылар үзләренә күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатына үз бәяләрен бирә алачак. Без кемнең нәтиҗәле эшләвен шундук күреп алачакбыз. Бу безнең өчен бик мөһим. Сүз дә юк, бәйсез бәя бирүче экспертлар шактый югары квалификацияле белгечләр булырга тиеш.

Р. Р. Теманы дәвам итеп шуны әйтәсе килә: хәзерге вакытта социаль хезмәтләр өлкәсендә кадрларны яңарту ихтыяҗы бар. Замана таләпләре нигезендә эшли алырлык социаль хезмәткәрләрне әзерләү өчен яңа дәреслекләр дә кирәк. Форумда шул проблема да яңгырады.

Әңгәмәне Гөлнар Гарифуллина язып алды.