Чаллы шәһәренә нигез салучыларга һәйкәл салу турында сүз бара

Аның кая куеласы турында тәкъдим әзерләнгән

 (Казан, 31 март, “Татар-информ”). Чаллыда шәһәргә нигез салучыларга һәйкәл урынын билгеләделәр. Ул галим һәм туган як тарихын өйрәнгән шәһәрдәшебез, бүген инде мәрхүм Владимир Ермаковның күптәнге хыялы иде, дип яза “Шәһри Чаллы” басмасы.

 Чаллыга 1626 елда килеп, калага нигез салучыларга һәйкәл төзергә хыяллана Ермаков. Һәйкәл өчен урын да билгеле икән инде. “Междуречье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Юрий Шеин әйтүенчә, “Междуречье“ мирокрайонын проектлаштырганда Челнинка һәм Мәләкәс елгалары кушылган җирдә Алабугадан күчеп килеп, Чаллыга нигез салучыларга һәйкәл төзергә карар кылынган.