1 апрельдән РФ почта бүлекләрендә 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлана

Теләгән барча кеше июнь азагына кадәр яраткан газета-журналларына языла алачак

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән РФ почта бүлекләрендә 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлана. Теләгән барча кеше  яраткан газета-журналларына июнь азагына кадәр языла алачак, дип хәбәр итә "Россия почтасы" ФДУП филиалы "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте.

Көндәлек газеталарны алдыру бәясе 2014 ел дәрәҗәсендә калган һәм артмаячак. Бу карар федераль басмаларга да, төбәк газеталарына да агыла. Басмалар исемлегендә - «Ведомости», «Коммерсантъ», «Известия», «Российская газета», «Новые Известия», «Комсомольская правда», «Московский комсомолец», «Независимая газета», «Гудок», «Советский спорт», «Спорт-Экспресс», «Красная звезда», шулай ук социаль әһәмияткә ия иҗтимагый-сәяси газеталар.

Калган басма ММЧлар өчен язылу бәясе 2014 елгы инфляция дәрәҗәсеннән кимрәк күләмдә индексацияләнә һәм тагын былтыргы бәягә 10 процент кушыла. 2015 елның икенче яртыеллгына язылуга ярдәм чараларына барысы 700 миллион сум акча каралган. Быел Россия почтасы беренче тапкыр тиешле вакытыннан алда язылу ункөнлеген үткәрде. 26 февральдән 7 мартка кадәр клиентлар яраткан басмаларына 2014 елгы бәядән кимрәк хакка языла алды.

Язылу ункөнлегендә федераль һәм төбәк ММЧлар катнашты, алар үз укучыларына ташлама тәкъдим итте. Тагын федераль газета-журналларга 5 процент һәм төбәк һәм җирле басмаларга  10 процент күләмендә бәя төшерелгән.