“Татмедиа” агентлыгында хат ташучылар конкурсына йомгак ясалды

Өч номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында почтальоннар арасында үткәрелгән республикакүләм бәйге җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурста катнашучылар арасында торак пунктта “подписка тыгызлыгы” кебек күрсәткеч исәпкә алынган.

“Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов бәйге җиңүчеләренә мөрәҗәгать итеп, матбугатка язылдыру кампаниясенең никадәр уңышлы булуының почтальоннар тырышлыгына бәйле булуын әйтте. “Составына барлык шәһәр һәм район газеталары, журналлары кергән “Татмедиа” агентлыгы исеменнән авыр, ләкин мактаулы эшегез өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәм. “Россия почтасы” тарафыннан тарифлар үзгәрүе белән бәйле рәвештә, хезмәт шартларыгыз яхшырыр, хезмәт хакыгыз артыр дип өметләнәм. Без дә, үз чиратыбызда, газета-журналларга ихтыяҗ күбрәк булсын дип тырышачакбыз”, - дип белдерде Фәрит Шаһиәхмәтов.

“Иң яхшы шәһәр почтальоны” номинациясендә өченче урынны Яр Чаллыдан Нила Маркова яулады, Әлмәттән Роза Микшина икенче урынга лаек булды, Чистайдан Зоя Даниловага бу номинациядә тиңнәр табылмаган. 40 еллык стажга ия әлеге ханым газета-журналларга яздыру буенча планын гел арттып үтәп бара. “Иң яхшы кече шәһәр почтальоны” номинациясендә өченче урынга Минзәләдән Нияз Хәбибуллин лаек булды, Мамадыштан Рәшидә Спиридонова икенче урынга билгеләнгән, “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә өченче урын Апас районыннан Гөлсинә Вафинага бирелде. Балтач районыннан Эльмира Фазылҗанова – икенче урын иясе. Сарман районы Каташ-Каран авылында хат ташучы булып эшләүче Ләйсирә Салихова беренче урынны яулаган.

Барлык җиңүчеләр дипломнар, акчалата премияләр һәм Казанның күңел ачу үзәкләрендә ял итү мөмкинлеге бирүче сертификатлар белән бүләкләнде.

“Мин һәрвакыт сезнең халыкка күпме игелек кылуыгызга сокланам. Хат ташучы – үзенчәлекле һөнәр”, - дип, “Россия почтасы” унитар предприятиесе филиалы булган “Татарстан почтасы” идарәсе директоры Регина Кузнецова хат ташучыларны үзе һәм филиал исеменнән тәбрикләп, көндәлек фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Моннан тыш, ул 1 нче апрельдән подписка кабул итү өчен 4 процентлык өстәмә гамәлгә кертеләчәге турында хәбәр итте, элек ул 2 процент булган.

Регина Кузнецова әйтүенчә, узган елда почтальоннар өчен 200 велосипед кайтарылган булган. Быел хат атшучыларны тагын 100 велосипед белән тәэмин итү күздә тотыла. “Шулай итеп, акрынлап республиканың барлык почтальоннары “тимер ат”ларын иярләр дип өметләнәбез”, - дип белдерде ул һәм хат ташучыларга барлык конкурс, акцияләрдә катнашырга киңәш итте.