Дәүләт архивы 125 километр озынлыкта кинодокументларны цифрлаштырачак

Цифрлаштырылачак тасманың озынлыгы 125 км тәшкил итә.

(Казан, 31 гыйнвар. "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). 2019 елда Татарстан Республикасы дәүләт архивы "Татарстан" теле-радиокомпаниясенең архив кинодокументларын цифрлау эшен башлап җибәрәчәк. Цифрлаштырылачак тасманың озынлыгы 125 км тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

"2 мең 500 бабина цифрлаштыруны көтә. Цифрлаштырылачак тасманың озынлыгы 125 км тәшкил итә. Без моны Казан - Чистай арасы белән чагыштыра алабыз", - диде Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

  • Хәзерге вакытта Казанда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе бара. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.