Чирмешән яшьләре интеллектуаллар уенында ярышты

Бәйгедә эшче яшьләр өстенрәк булып чыкты, студентлар - икенче, мәктәп укучылары – өченче урында.

(Чирмешән, 31 гыйнвар, “Татар-информ“, "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Яшьләр ял итү үзәгендә Чирмешән кызлары, егетләре интеллектуаль “рингта” көч сынашты. Эшче яшьләр, студентлар, мәктәп укучылары, өч команда булып, “Своя игра” уенында бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр, дип яза районның “Безнең Чирмешән“ газетасы.

Чүп савытын кем уйлап тапкан? Минтимер Шәймиев нинди проектны җитәкли? Олимпия уеннары сүзтезмәсенә 1924 елдан нинди сүз өстәлгән? Кем акыллырак: делфин, кеше, әллә маймылмы? Сораулар берсеннән-берсе кызыклы. Акыл көчен химия өлкәсендә, туган якка, ТАССРның 100 еллыгына, кешелеккә, тарихка кагылышлы биремнәрдә дә эшкә җигәргә туры килде.

Бәйгедә эшче яшьләр өстенрәк булып чыкты, студентлар – икенче, мәктәп укучылары – өченче урында, диелә район хәбәрендә.