Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар 65 процент тирәсе кыскарды

Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычлар 65 процент тирәсе кыскарды

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). 2005 елда Татарстанда хезмәт хакы буенча бурыч 65 процент тирәсе кыскарды. Предприятиенең эшчеләр алдында гомуми бурыч күләме 65 миллион сумнан 22,7 миллион сумга кадәр кимеде, дип хәбәр итте бүген ТР хезмәт һәм мәшгульлек министры Борис Захаров ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.

Бурычлы предприятиеләр саны ике тапкырдан артык – 175тән 65 процентка кадәр кыскарды. Бурычлар түләнәсе хезмәткәрләр саны 67 процентка кимегән – 16,4 мең кешедән – 5 мең кешегә кадәр.

Бурычлар күләме кимү эшкәртүче производствода (87 процентка), төзелештә (85 процентка), авыл хуҗалыгында (50 процентка диярлек) билгеләнгән. Моның белән бергә, транспорт предприятиеләрендә бурыч 1,5 тапкыр арткан.

Республикада 2006 елның башында бурычның өчтән бер өлеше Казанга туры килә. Бу 2005 ел дәвамында 23 миллион сумга яки 4 тапкыр кимүгә карамастан, бурыч күләме 7,4 миллион сум кала.

Хезмәт хакын түләү вәзгыяте 2005 елның мартында ТР Президенты указы белән оештырылган республиканың формаль булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең даими контролендә тора.