Түбән Каманың ЮХИДИ шәһәрнең балалар бакчасында конкурслар үткәрә

Түбән Каманың ЮХИДИ шәһәрнең балалар бакчасында конкурслар үткәрә

(Түбән Кама, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Ел башыннан Түбән Каманың бөтен балалар бакчасында “Яшел почмак” республика конкурсы кысаларында юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган, шулай ук юлларда балалар җәрәхәтләнү куркынычын кисәтү буенча иң яхшы дәрес сценарийларына конкурслар үткәрелә. Чаралар РФ ЮХИДИның 70 еллыгына багышланган һәм аны Түбән Каманың Дәүләт автоинспекциясе белән бергә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре идарәсе үткәрә.

Конкурсларда Түбән Каманың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең методистлары катнаша. Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләреннән торган махсус комиссия балалар бакчаларына йөри һәм башкарылган эшләрне бәяли. Конкурска мартта йомгак ясала. Җиңүчеләргә велосипед, юлда йөрү кагыйдәләре буенча уку ярдәмлекләре, җәяүлеләр юлы һәм борылышлар ясалган келәмнәр бүләк ителәчәк.