Әлмәттә техникумнарның рус телле студентлары арасында татар теле буенча беренче олимпиада узды

Әлмәттә техникумнарның рус телле студентлары арасында татар теле буенча беренче олимпиада узды

(Әлмәт, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Бәдретдинов). Бүген Әлмәт политехника техникумы базасында татар теле буенча беренче олимпиада узды, анда Татарстан техникумнарының рус телле студентлары катнашты.

Олимпиадада республиканың 30 техникумы катнашты. Олимпиаданы оештыручылар сүзләренчә, аның уникальлеге шунда ки, ул нәкъ менә рус телендә сөйләшүче студентлар арасында уза. Олимпиадада катнашучылар ике сәгать эчендә татар теле буенча 17 бирем эшләде.

Моның кебек олимпиада республикада беренче тапкыр үткәрелде. Әлмәтнең политехника техникумы студентлары конкурстан тыш катнаша, чөнки татар телен беренче семестр гына өйрәнә. Ләкин аларның күпчелеге үзең яшәгән илнең яки республиканың телен белү зарур, дип саный. Шуңа күрә олимпиадада бик теләп катнашканнар.