Чаллының федераль ташламалардан кулланучылары исемле транспорт карточкалары алачак

Чаллының федераль ташламалардан кулланучылары исемле транспорт карточкалары алачак

(Чаллы, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгәдән башлап Чаллыда яшәүче федераль ташламалардан кулланучылар тимер юл транспортында исемле карточкалар буенча йөриячәк.

Әлеге карточканы чаллылылар ике шәһәр яны маршрутында: Чаллы-Түбән Кама һәм Чаллы-Алнаш, шулай ук шифаханә-курорт дәвалану урынына поездда барганда куллана ала. Поездда йөрү саны чикләнми. Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ташламалардан кулланучылар карточкаларны ике ай дәвамында заказной хат белән алачак. Алар шулай ук карточкадан баш тартырга һәм 2007 елның гыйнварыннан түләнә башлаячак 53 сум акчалата компенсация алырга мөмкин. Ташламалардан баш тарту өчен 2006 елның 1 октябренә кадәр шәһәрнең пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.