Янгын сүндерүчеләр Туполев исемендәге КДТУ бинасыннан 50 кешене коткарган

Янгын сүндерүчеләр Туполев исемендәге КДТУ бинасыннан 50 кешене коткарган

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Шимбә кич белән янгын сүндерүчеләр Туполев исемендәге КДТУның 5нче бинасында чыккан янгыннан 50 кешене, шул исәптән 40 баланы коткарган.

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча төп идарәсендә "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, радио- телекоммуникацияләр системалары кафедрасының оча торган аппаратлар антеннасы лабораториясендә кыска ялганыш булган. Күрше лабораториядә кизү торучылар төтен исе сизеп янгын сагына шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, алар лаборатория ишеген ачып, мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерергә тырышып караганнар, әмма нәтиҗәсез. Чакырудан соң биш минуттан килгән янгын сүндерүчеләр беренче катта спорт залында шөгыльләнүче 40 баланы, шулай ук төтенле бинадан 10 хезмәткәрне чыгарган.