news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмнәрендә Зөя утрау-шәһәренә мультимодаль маршрут оештырыла

Утрауның алты музее һәм автобуста йөрүне үз эченә алган бердәм билетны билет кассасыннан алып була.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәме көннәрендә казанлылар һәм Казан кунаклары, махсус мультимодаль маршрут буенча Зөя утрау-шәһәренә барып җитә алачак. Зөя станциясенә шәһәр яны поезды белән килеп җиткәч, пассажирлар утрау-шәһәрчеккә кадәр бара торган автобуска күчә ала. Бу турыда Казан мэриясе «Содружество» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Зөя станциясеннән утрау-шәһәрчеккә кадәр автобус 12.10, 14.10, 15.45, 17.10 сәгатьләрдә бара, кире юнәлештә — 13.30, 15.10, 16.25, 17.30 сәгатьләрдә.

Утрауның алты музее һәм автобуста йөрүне үз эченә алган бердәм билетны Казан-1, Казан-2, Компрессор, Әмәт, Юдино, Васильево, Яшел Үзән һәм Зөя станцияләрендәге шәһәр яны кассаларында сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100