Әтнә районы да макталды

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов РФ оборона министрлыгының “Хәрби дуслыкны ныгытудагы хезмәте” медале белән бүләкләнде

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Әтнә муниципаль районы көзге чакырылыш буенча нәтиҗәле эш күрсәткән. Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал- майор Сергей Погодин көзге чакырылыш буенча нәтиҗә ясаганда, әлеге чорда уңышлы эшләр башкаручылар арасында Әтнә районын да берничә тапкыр телгә алды. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов РФ оборна министрлыгының “Хәрби дуслыкны ныгытудагы хезмәте” медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.