ТР прокуратурасы аппараты хезмәткәрләре балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады

Прокуратура хезмәткәрләре ата-ана назыннан мәхрүм балалар хакында кайгырта һәм аларга уку йортларына керергә, торак мәсьәләләрен хәл итәргә булыша

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан республика прокуратурасы аппаратурасы хезмәткәрләре Норлат балалар йортында булды.
Прокуратура хезмәткәрләренең Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашуы күркәм гадәткә әверелде. Быел җыелган акчаларга балаларга бүләкләр, уенчыклар һәм тәм-томнар сатып алачаклар.
Мондый акцияләр беренчесе һәм соңгысы түгел. Моңарчы прокуратура органнары хезмәткәрләре Чистай һәм Бөгелмә балалар йортларында булган иде. Балалар йортларында тәрбияләнүче берәү дә бүләксез калмады.
Искәртеп узабыз, прокуратура хезмәткәрләре ата-ана назыннан мәхрүм балалар хакында кайгырта һәм аларга уку йортларына керергә, торак мәсьәләләрен хәл итәргә булыша, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.