Татарстан прокуроры урамнардагы “бөкеләр” өчен Казан хакимиятен җавапка тартырга ниятли

Республика прокуратурасында Казан хакимиятенә карата нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында уйлыйлар

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстан прокуроры урамнарны кардан чистартмаган һәм шуның нәтиҗәсендә хасил булган “бөкеләр” өчен Казан хакимиятен җавапка тартырга ниятли.
Хәзерге вакытта республика прокуратурасында Казан хакимиятенә карата нинди чаралар күрергә кирәклеге хакында уйлыйлар. Бу хакта кичә журналистлар белән үткәрелгән традицион Яңа ел очрашуында Татарстан прокуроры Кафил Әмиров хәбәр итте.
“Казанлылар салымнарны вакытында түли, шунлыктан аларның таләп итәргә хакы бар. Урамнар тәртипкә китерелергә, ә кар шәһәрдән үз вакытында чыгарылырга тиеш”, - диде прокурор.
Гаепле затлардан моны таләп итәргә кирәк, дип саный Кафил Әмиров. “Хәтта Казанның үзәк урамнарында да кар тәүлек буе ята һәм монда берәүнең дә эше юк. Урамнарны кардан чистартсалар да, моны сыйфатсыз итеп башкаралар”, - дип зарланды ул.
“Ә үз эшләренә салкын караучы түрәләргә карата нинди чаралар күреләчәк?”, - дип кызыксынды журналистлар прокурордан. “Һәрхәлдә, ирекләреннән мәхрүм итмәячәкләр”, - дип җавап бирде Кафил Әмиров.