Николай Никифоров: “Татар-информ” IТ-технологияләргә иң зур игътибар бирүче гаммәви мәгълүмат чарасы”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Кешеләрне бәйләүче җеп-2010” конкурсы җиңүчеләре

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген IT-паркта Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыру һәм элемтә үсеше процессларын иң яхшы яктыртучыларны ачыклау буенча гаммәви мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән “Кешеләрне бәйләүче җеп-2010” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс лауреатлары арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары Михаил Миронов һәм Сергей Семеркин да бар. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырганда: “Татар-информ” - IТ-технологияләргә иң зур игътибар бирүче гаммәви мәгълүмат чарасы”, - дип ассызыклады.
“Кешеләрне бәйләүче җеп-2010” конкурсында “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, TatCenter.ru интернет-порталы, “Казанские ведеомости” һәм "Бизнес Online" газеталарының хәбәрчеләре җиңүче дип табылды.
Искәртеп узабыз, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында “Кешеләрне бәйләүче җеп” конкурсы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә. Ул Татарстан Республикасында мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләренең үсеш проблемаларын һәм перспективаларын яктырту, аңлату эшен, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ачыклыгын тәэмин итү, тармак үсешендә техник тенденцияләрне чагылдыру һәм Татарстан Республикасы халкының мәгълүмати технологияләрдән файдалануга, шулай ук министрлык һәм гаммәви мәгълүмат чаралары арасындагы хезмәттәшлекнең яңа формаларын табуга гаммәви мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырыла.