Лаешта Бөек Ватан сугышы ветераннарының 35 гаиләсенә фатир ачкычлары тапшырылды

Тантаналы чарада Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин катнашты

(Лаеш, 30 декабрь, "Татар-информ", Михаил Миронов). Бүген Лаешта Бөек Ватан сугышы ветераннарының 35 гаиләсенә фатир ачкычлары тапшырылды. Тантаналы чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин катнашты.
Лаеш районында 152 ветеран 2005 елның 1 мартыннан соң фатир алу өчен чиратка баскан, шуларның 133 е субсидия алган. Бүгенге көнгә кадәр Лаешның 70 ветераны - икенчел базарда, ә өчесе социаль ипотека килешүләре буенча фатир сатып алган.
Бүген исә Лаеш районының 35 ветеранына үзләре өчен махсус төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды. Аңа кадәр Мәдәният йортында ветераннар өчен концерт оештырылды, аларга мактаулы кунаклар үзләренең изге теләкләрен җитерде.
Район башлыгы Михаил Афанасьев ветераннарга мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә яшәүче һәркем сугышны узган кешеләр алдында бурычлы. “Без ил җитәкчелегенең карары нәтиҗәсендә ветераннарга яңа фатирлар бирелүенә бик тә шат”, - дип белдерде ул.
Михаил Афанасьев вәгъдә иткәнчә, ветераннар яңа йортка күченгәндә генә түгел, киләчәктә дә игътибардан читтә калмаячак.
Үз чиратында, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин Татарстанда ветераннарны торак белән тәэмин итү программасының өстенлекле булуын һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә торуын ассызыклады. “Бу – безнең гражданлык бурычы. Сез илебезне саклап калдыгыз һәм без сезнең алда гомерлек бурычлы, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга М.Сафиуллин. – Үзегезнең яңа фатирларыгызда балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә озын гомер кичерегез”.
Мактаулы кунаклар ветераннарга фатир ачкычлары, шулай ук өй туйлары һәм Яңа ел уңаеннан бүләкләр тапшырды.
Шуннан соң ветераннар һәм мактаулы кунаклар яңа йортка юл тотты, биредә Марат Сафиуллин һәм Михаил Афанасьев тантаналы төстә символик кызыл тасманы кисте. Кунаклар ветераннар белән бергә яңа фатирларны карады.