Бөгелмә - Казан авиарейслары расписаниесенә үзгәрешләр кертелде

Бүген Казан аэропорты, буранга да карамастан, гадәти режимда эшли

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүгенге көннән башлап Бөгелмә - Казан авиарейслары расписаниесенә үзгәрешләр кертелә. Бу сәгатьләрдә Казан аэропорты, буранга да карамастан, гадәти режимда эшли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына аэропортның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Самолетлар Бөгелмәдән Казанга 8.00 сәгатьтә түгел, ә 11.20 сәгатьтә киләчәк. Казаннан исә шул ук самолет Санкт-Петербургка 9.30 сәгатьтә түгел, ә 12.50 сәгатьтә очачак.
Бүген самолетлар Казаннан Мәскәүгә расписание нигезендә очты, шул ук вакытта кичә башкала аэропортларының эшендә өзеклекләр булган иде.
Казан аэропортына килгәндә, бу минутларда күз күреме 1200 метр тәшкил итә, әмма һава шартларына бәйле рәвештә ул начараерга һәм 500 метрга калырга мөмкин.