А.Фәррахов балаларны сөт ризыклары белән тәэмин итүне җитди контрольдә тотарга кушты

Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Диспетчер үзәге җитәкчесе Ростислав Туишевка бәйрәм көннәрендә балаларны сөт ризыклары белән тәэмин итү мәсьәләсен җитди контрольдә тотарга кушты

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Диспетчер үзәге җитәкчесе Ростислав Туишевка бәйрәм көннәрендә балаларны сөт ризыклары белән тәэмин итү мәсьәләсен җитди контрольдә тотарга кушты. “Өзеклекләр чыгарга тиеш түгел. Балалар сөт продукциясен үз вакытында алырга тиеш”, - дип ассызыклады министр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Бәләкәч” программасы нигезендә Яшел Үзән сөт комбинаты продукциясен республика районнарына 7 машина илтеп җиткерә. Бу эшне Диспетчер үзәге контрольдә тота.