2011 елда да ерак араларга йөрүче поезд билетларына ташламалар кертү практикасы дәвам итәчәк

Тарифлар үзгәреше чорын алдан белү, пассажирларга сәфәрләрен иртәрәк планлаштырып куярга һәм юл чыгымнарын экономияләргә ярдәм итә

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). 2011 елда да тарифларның сыгылмалы графигы нигезендә ерак араларга йөрүче поезд билетларына ташламалар кертү практикасы дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Тарифлар үсеше федераль хезмәтенең карары дөнья күрде.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан ерак араларга йөрүче пассажир поездларында плацкарт вагоннарга тарифлар 10 процентка индексацияләнә. Моннан тыш, 194 көн дәвамында тарифлар еллык уртача дәрәҗәдән түбәнрәк булачак. Тарифлар үзгәреше чорын алдан белү, пассажирларга сәфәрләрен иртәрәк планлаштырып куярга һәм юл чыгымнарын экономияләргә ярдәм итәчәк.
2011 елда тарифларның календарь вакытка бүленгән үзгәреше 18 чорны эченә алачак.