2010 елда Татарстанның ЮХИДИ идарәсе 2 миллионнан артык “бәхет хаты” тараткан

Республикада юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче 350 видеокамера эшли

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). 2010 ел башыннан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тизлек режимын арттырган өчен генә дә кагыйдә бозучыларга 2 миллионнан артык “бәхет хаты” тараткан. Бүген ведомство җитәкчесе Рифкать Миңнеханов әнә шундый саннар китерде. Күпчелек кагыйдә бозу очраклары тизлекне сәгатенә 10-20 чакрымга арттыруга бәйле.
Моннан тыш, светофорның кызыл утына чыккан өчен – 54 мең, иминлек каешын эләктермәгән өчен – 200 дән артык һәм машинаны тиешсез урында калдырган өчен 2000 квитанция җибәрелгән.
Республикада юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче 350 видеокамера эшли. Киләсе елда аларның саны ике тапкыр артачак.