Сәүдә нокталары арасында бәйге узачак

Сәүдә нокталары арасында бәйге узачак

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 2006 ел башында Татарстан сәүдә нокталары арасында бәйге узачак. Анда республикада җитештерелгән товарларга иң яхшы шартлар тудырган сәүдә нокталары билгеләнәчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР сәүдә һәм тышкы икътисади багланышлар министры Хафиз Салихов белдерде.

Бәйгегә нәтиҗәләр февраль азагында ясалачак. Чит ил сәүдә нокталары гына түгел, хәтта Татарстан сәүдә челтәрләрендә дә республикада җитештерелгән товарларның аз булуы күзгә ташлануы билгеләп узылды.