news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа ел чыршыларының бәясе 30 процентка арткан

Россиядә җитештерелгән ясалма чыршының уртача бәясе 3300 сум булган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Александр Хевронин). Узган ел белән чагыштырганда 2021 елда чыршыларның бәясе 30 процентка арткан.

Бәяләр арту чималга һәм логистикага, шулай ук валюта курслары динамикасына бәйле. Бу хакта сәүдә челтәрләре вәкилләренә һәм ретейлерларга сылтама белән РБК хәбәр итә.

«Максидом» ретейлеры хуҗасы Мария Евневич сүзләренчә, ясалма чыршыларның уртача бәясе 15 процентка арткан. Чыршылар җитештерүчегә карап 5 проценттан алып 30 процентка кадәр кыйммәтләнгән.

Логистика бәясе арту сәбәпле, табигый чыршылар да кыйммәтләнгән. Бер елда аларның уртача бәясе 10-15 процентка артты, — диде «Елки.ру» компаниясе директоры Владислав Пухарев.

Россиядә җитештерелгән ясалма чыршының уртача бәясе Wildberries интернет-платформасында бер елда 12 процентка арткан һәм 3300 сум булган. Чит илдә җитештерелгән чыршыларның бәясе 14 процентка кыйммәтләнгән һәм уртача 1600 сум тәшкил итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100