news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда халык санын алучыларның күбесенә хезмәт хакы түләнгән

Татарстанстат җитәкчесе контролерларның барысы да контракт нигезендә акча алачагын әйтте.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстанда халык санын алучыларның күбесенә хезмәт хакы түләнгәнен әйтте.

«Халык санын алучыларга дигән бөтен акча казначылык идарәсенә җибәрелде. Җанисәп үткәрүгә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең күбесе хезмәт хакын алды. Кайбер хезмәткәрләр контрактларында исәп-хисап счетын дөрес язмаган. Хаталар төзәтелә. Контролерларның барысы да контрактлары нигезендә акча алачак», — диде Наталья Гатауллина Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Авыру сәбәпле эшен вакытыннан алда тәмамлаучылар да булган. Наталья Гатауллина сүзләренчә, алар эшләнгән көннәр өчен генә хезмәт хакы алган. Авырып, эшкә чыга алмаган көннәр өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча пособие түләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100