news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сораштыру: Пандемия вакытында россиялеләрнең 45 проценты хезмәт хакына өстәмә алган

Күп очракта аларның хезмәт хакын эш бирүчеләр 10 процентка арттырган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Пандемия вакытында хезмәт хакларына өстәмә акча сорап җитәкчелеккә ун россияленең дүртесе мөрәҗәгать иткән, шуларның 45 проценты теләкләренә ирешкән. Бу хакта SuperJob үткәргән сораштыру мәгълүматлары сөйли.

«Россиялеләрнең 39 проценты соңгы ел ярым эчендә хезмәт хакларына өстәмә акча сораган. Ир-атлар җитәкчелек белән сөйләшкәндә күбрәк хатын-кызларның керемен арттыру турында әйткән. Соңгы ел ярымда хезмәт хакын арттыруга мөрәҗәгать итүчеләр саны сораштырылучыларның керем дәрәҗәсе үсү белән арта: хезмәт хакы 30 мең сумнан ким булган россиялеләр арасында ул 26 процент һәм 80 мең сумнан артык акча эшләүчеләр арасында 47 процент», - диелә хәбәрдә.

Хезмәт хакы турындагы сөйләшүләрдә сүз еш кына 30 һәм аннан да күбрәк процент күләмендә өстәмә түләү турында барган, сораштырылучыларның 18 проценты әнә шундый саннар белән мөрәҗәгать иткән.  Россиялеләрнең тагын 27 проценты, бу карарны җитәкчелек хөкеменә калдырып, конкрет өстәмә күләмен әйтмәгән. Өстәмә акча сораучыларның 45 проценты аны алган. Күп очракта аларның хезмәт хакын эш бирүчеләр 10 процентка арттырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100