news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы Самосырово чүплегендә 872 миллион сумлык электр станциясе төзергә җыеналар

Самосырово каты коммуналь калдыклары чүплеге Казанда иң зурысы, ул ярты гасыр — 1960 елдан алып 2013 елга кадәр файдаланды.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казан янындагы Самосырово чүплеге рекультивациясенең чираттагы этабында газ табу һәм 1500 кВт лы электр станциясе төзелеше башлана.

«Коммерсантъ» газетасы хәбәр иткәнчә, Ирек Салиховның «Ядран» төркеменә керә торган «Ядран-строй» оешмасы белән 872 миллион сумлык килешү төзелгән.

Тендер буенча, подрядчы чүплек газыннан (60 проценты метаннан тора) электр энергиясе җитештерә торган актив дегазация системасын урнаштырырга тиеш. Моның өчен полигонда 500 әр киловаттлы өч модульле электр станциясе төзергә җыеналар.

Чүплек газы 18 метр тирәнлектән вертикаль 80 газ торбасы буенча чистарту системасына узачак һәм электр энергиясе эшләп чыгару өчен газ агрегатларына киләчәк. Шулай ук полигонда газ агрегатлары эшләүдән туктаган очракта куллану өчен газ яга торган факеллы корылмалар барлыкка киләчәк.

Самосырово каты коммуналь калдыклары чүплеге Казанда иң зурысы, ул ярты гасыр — 1960 елдан алып 2013 елга кадәр файдаланды. Бу чорда анда 4,6 млн кубометрдан артык чүп җыелган. 2013 елда чүплек консервацияләнгән, аның элеккеге өлешен 2018 елның көзенә рекультивацияләделәр. Хәзерге вакытта полигонның өченче картасы әзер түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100