news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында заманча роботлаштырылган ферма эшли

Савым буенча барлык процессларны робот башкара.

Аксубай районында заманча роботлаштырылган ферма эшли
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай районында роботлаштырылган ферма эшли башлады, анда барлык процессларны автоматика контрольдә тота. Ильяс Сөләйманов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә терлекчелек фермасын үстерү грантын отып, яңа корпус төзеде һәм аны иң заманча җиһазлар урнаштырды.

Роботлаштырылган ферма файдалануга тапшырылганнан бирле һәр сыердан көнлек савым 4-5 килограммга арткан.

Савым буенча барлык процессларны робот башкара. Эшнең ничек барганын хәтта күпне күргән кешегә дә күзәтү бик кызык. Савым көнгә өч тапкыр оештырылган. Малларны беркем дә кумый, алар үзләре килеп, мәйданчыкка баса, җиленне юу процессы башлана, ә аннары — савым. Сөт система буенча аккан арада, сыер тик кенә басып тора, соңыннан аның алдында ишек ачыла.

Җилләтү җайланмалары корпустан үзенчәлекле исне суырып ала. Бинада якты, сыерлар астына махсус аслык түшәлгән, шуңа күрә аларга мастит авыруы янамый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100