“Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” халыкара балалар иҗаты конкурсы уздырыла

Конкурста 17 яшькәчә балалар һәм үсмерләр катнаша ала

 Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнү​челәр арасында экология буенча “Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015”/“Здоровье планеты? В моих руках” халыкара балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Конкурска рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), кулдан ясалган эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәрләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Хезмәтләр әйләнә-тирәне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларны чишүгә багышланырга тиеш. Конкурста 17 яшькәчә балалар һәм үсмерләр катнаша ала.

Бәйге РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы карамагындагы Федераль экологик советның Экологик культура һәм белем бирү комиссиясе, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Илкүләм табигать мирасын саклау советы тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты – экологик белем бирүне үстерү, яшь буында экологик культура, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сак караш формалаштыру, шулай ук үсмерләрне планетабызның табигать мирасын саклау өлкәсендәге проблемаларны чишүгә җәлеп итү.

Эшләр Мәскәү шәһәре, Зур Татар урамы, 35нче йорт, 7нче корылма, 417нче офис адресы һәм ecobez@list.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.