Ләйлә Фазлыева Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне турында искәртте

Республикада яшәүче илле меңнән артык кеше сәяси репрессия корбаннары булган, дип сөйләде республика Премьер-министры урынбасары.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада яшәүче 50 меңнән артык кеше сәяси репрессия корбаны булуын искәртте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Актив гражданлык позициясе булган миллионлаган акыллы, талантлы, үзенчәлекле, гаепсез кешеләрне юк иткән тоталитар система аларның югары идеалларга ышанычларын сындыра алмады. Илле меңнән артык якташыбызның исемнәре — канлы сәяси режимлы фаҗигале вакыйгаларның корбаннарын кайгырып искә алабыз», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан шәһәрләре һәм авылларында урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр — ул халык хәтере һәм гаделлек символы.

Татарстан Республикасының сәяси репрессия корбаннары булган пенсионерлар һәм инвалидларның төбәк иҗтимагый-гуманитар оешмасы тарафыннан сәяси репрессияләрнең барлык корбаннары турында мәгълүматны саклау, шулай ук яшьләр өчен «хәтер дәресләре» уздыру эше алып барыла. Әлеге чараларның максаты — яшь буынны кешелек җәмгыяте төзүнең гуманистик идеяләре нигезендә тәрбияләү.

«Озак еллар дәвамында гаделсез гаепләүләр кыенлыкларын кичергән, тормышка карата намус һәм мәхәббәт саклап калган һәркемгә сәламәтлек телим», — дип теләде Татарстан Премьер-министры урынбасары.