news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда Хәйрия үзәге мохтаҗларга кием һәм азык-төлек белән ярдәм итә

Биредә грант программасы буенча ярдәм күрсәтелә.

Болгарда Хәйрия үзәге мохтаҗларга кием һәм азык-төлек белән ярдәм итә
«Новая жизнь»

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Спас районының Болгар шәһәрендә Хәйрия ярдәме үзәге эшен дәвам итә. Ул 1,5 ай элек ачылган. Бу турыда «Новая жизнь» газетасы яза.

Үзәк күптән түгел генә ачылуга карамастан, күпсанлы балалы гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтелгән. Һәр ай саен Казаннан «Умиление» үзәге биргән балалар һәм өлкәннәр киемнәре, уенчыклар көнкүреш химиясе һәм азык-төлек төягән йөк машинасы  кайта. Болгарда аларны катлаулы хәлдә калган мохтаҗ кешеләргә бушлай өләшәләр.

Волонтерлар чиркәү карамагындагы күп балалы гаиләләр өчен кулланылышта булган мебельләрне җыя.

Бу эшләрне Изге Авраамий чиркәве башкара. Алар агымдагы елда «Обортларны кисәтү һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә социаль ярдәм» проекты белән грант алган.

Мохтаҗ кешеләр Совет урамы, 19нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100