news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә сугыш чоры балаларының истәлекләре кергән китапларны тәкъдим иттеләр

Бу проект 2020 елда Россия Президенты грантына конкурста җиңүче булды.

(Казан, 30 октябрь, Татар-информ»). Бөгелмәнең Үзәк китапханәсендә «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дип исемләнгән китаплар сериясен тәкъдим итү булды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүрт җыентыкны бастыру шул ук исем астында ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу проект 2020 елда Россия Президенты грантына конкурста җиңүче булды.

Чараның максаты «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дигән китап сериясе белән таныштыру гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан балаларының хезмәт батырлыгы турында истәлекне дә җиткерү иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100