news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда каникулда мәктәп яны лагерьлары эшләячәк

Каникул көннәрендә барлыгы 970 бала өчен бушлай 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк.

Азнакайда каникулда мәктәп яны лагерьлары эшләячәк
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 30 октябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Каникул көннәрендә Азнакай районыныда 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. 2 ноябрьдән Азнакай район мәктәпләре укучылары бер атналык көзге каникулга чыга. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Каникул көннәрендә барлыгы 970 бала өчен бушлай 13 мәктәп яны лагеры эшләчәк. Аның унысы — Азнакайда, өчесе — Актүбәдә.

Өлкән сыйныфлар өчен «Акыллы каникуллар» проекты гамәлгә ашырылса, кече сыйныфлар өчен сәламәтләндерү, спорт, иҗади юнәлештә һәм башка кызыклы чаралар оештырылачак. Балаларны ике тапкыр тукландыру каралган.

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, лагерьларда барлык санитар нормалар сакланачак, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.

Тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/news/m%D3%99garif/aznakayda-kanikulda-mktp-yany-lagerlary-eshli

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100