news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга егетләре Алтай краена хезмәт итәргә китә

Көз Алабугадан сиксәннән артык егет Армия сафларына алыначак.

Алабуга егетләре Алтай краена хезмәт итәргә китә

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында көзге чакырылышта сиксәннән артык егет хәрби хезмәткә алына. Бу көннәрдә Алабуганың 16 егетен армиягә озатканнар. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.

Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков сүзләренчә, октябрьдә барлыгы 28 егет хәрби хезмәткә чакырылган. 17 ноябрьдә чираттагы егетләр төркеме армиягә китәчәк. Чакырылыш кампаниясе Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе таләпләрен үтәп уза, диде хәрби комиссар.

Алабуга егетләре Мәскәү, Түбән Новгород, Смоленск өлкәсе һәм Алтай краенда хезмәт итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100