news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр поездга алган билетын онлайн тапшыра ала

Коронавируска бәйле вазгыять аркасында, әлеге хезмәт 2021 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр поездга алган билетын онлайн тапшыра ала
Владимир Васильев

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»).65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар поездга билетны дистанцион рәвештә тапшыра ала. Хезмәт күрсәтү «РЖД» холдингы поездларына һәм вагоннарына һәм башка ташучыларга, шулай ук шәһәр яны пассажир компанияләреңне утыру урыннары булган поездларга кагыла. Бу турыда «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы — Горький тимер юлы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Махсус шартлар эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә 2021 елның 31 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Моның өчен пассажир «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә +7(800)775-00-00 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала. Оператор пассажирның мәгълүматларын һәм кичектерелә торган сәфәрнең реквизитларын теркәп куя.

Пассажир ярты ел дәвамында үзе сайлап алган сату пунктында акчасын кайтара ала. Аның юл документының оригиналы булырга тиеш. Электрон билетны рәсми веб-ресурслар ярдәмендә кайтарып була.

65 яшьтән өлкәнрәк пассажирның билетын якыннары да кайтара ала. Моның өчен гади ышаныч кәгазе белән билет кассасына килергә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100